«Онытылган исемнең сере һәм Яңа ел» яңа ел интерактив спектакле

Интерактив программа50 мин
4+
DSC05615 (1)

«Онытылган исемнең сере һәм Яңа ел» яңа ел интерактив спектакле

Яңа ел алдыннан Казан Кремленең Спас манарасы музее балаларны һәм әти-әниләрне «Онытылган исемнең сере һәм Яңа ел» интерактив спектакленә чакыра.

Бәйрәм алдыннан Казан Кремленең иң төп манарасында гадәти булмаган сәер хәл була: балаларның Яңа ел теләкләре язылган хатларыннан исемнәре югала — димәк, Кыш Бабай бүләкләрне кемгә бирәчәген белмәячәк! Боларның барысына да Хәферләрне йотучы музей рухы гаепле. Ул манара каравылчысының яшь ярдәмчесенең үчекләп әйткән кушаматына әрләнеп хәрефләрне ашап бетергән. Бәйрәм көнне балаларның кәефен төшермәс өчен, яшь кунакларга һәм аларның әти-әниләренә «авариягә каршы бригада» төзеп, Спас манарасы заллары буйлап йөрергә, музей механизмнарын төзәтергә, хатлардагы юлларны яңартырга һәм ачулы Хәреф йотучы уйлап тапкан барлык җәзаларны җиңәргә кирәк булачак.

Беркемнең дә «исемсез» булып йөрисе килми, шуңа күрә, команда Хәреф йотучы рухның серен чишеп, чын исемен беләчәк.

Яңа елны сихердән бергәләп коткару өчен сезне Спас манарасында көтәбез!

Интерактив спектакльне Казан театрларының профессиональ актерлары башкара - алар белән бергә балалар музейда чын театр тарихының бер өлешенә әвереләчәк.

Төркемдә катнашучылар саны: 25-36 кадәр.

Бәясе: балалар билеты - 1600₽ (бәясенә 500 гр авырлыктагы татлы яэа ел бүләге керә.), өлкәннәр билеты – 400₽

Аудитория: 4+

Интерактив спектакль 2026 елның 18-30 декабрендә үткәрелә

Тамашаның озынлыгы: 50 мин Интерактив спектакльгә язылу өчен телефон: 8 (843) 567-80-20

Электрон почта: spass@kazan-kremlin.ru

slide
slide
slide