Святки - кешеләрнең шатлыкларын һәм күңел ачуларын уртаклашу өчен бергә җыела торган үзенчәлекле вакыт. Бу көннәрдә Ходайны мактау гына түгел, ә якын кешеләр һәм дуслар белән очрашу да кабул ителгән. Шуңа күрә без сезне чын Раштуа халык курчак театрына кунакка чакырабыз! Инҗил сюжетын – Раштуаны - курчак персонажлары һәм халык музыкасы белән «Авыл мәчесе» иҗат берләшмәсе уйнаячак. Тамашадан соң барлык кунаклар халык уеннарында катнаша алачак, ә балалар татлы бүләк алачак.
Төркемдә кунаклар саны: 30 кешегә кадәр
Үткәрү даталары: 8 гыйнварда 16:00, 17:00 һәм 18:00, 9 гыйнварда 15:00, 16:00 һәм 17:00, 10 гыйнварда 11:00, 12:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә
Бәясе: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары – 800 ₽ (бәясенә тамаша, уеннар + татлы бүләк 150 гр.), студентлар, пенсия яшендәгеләр, өлкәннәр – 300 ₽ (баланы озата баручы-керү билеты бәясеннән)
Дәвамлылыгы: 40 мин
Узган гасырның 30 нчы елларында Казанда фанерадан чыршы уенчыклары ясау буенча остаханә эшли торган була. Бу яңа ел бәйрәмнәрендә үзебезне үткән чор остасы итеп хис итәргә һәм м якыннарыбыз өчен уникаль Раштуа бүләге ясарга чакырабыз!
Төркемдә кунаклар саны: 30 кешегә кадәр
Үткәрү даталары: 26 декабрьдә, 27 декабрьдә, 3 гыйнварда, 4 гыйнварда, 5 гыйнварда, 6 гыйнварда 11:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә
Бәясе: барлык категорияләр өчен – 350 ₽ (бәягә инкыйлабка кадәрге чыршы уенчыклары турындагы хикәя + үз куллары белән ясалган уенчык керә), баланы озата йөрүче-керү билеты бәясе буенча
Дәвамлылыгы: 40 мин