«Манеж» күргәзмәләр залында яңа ел программасы

Интерактив программа
6+, 12+
DSC07578 (1)

«Манеж» күргәзмәләр залы

  • «Ишек артында шау-шу: яңа ел төнендә булган хәлләр» яңа ел аудиоспектакле, 12+

Һәрбер аваз — истәлек булган чорга чумыгыз

Яңа ел төнендә ишек артындагы очраклы тавыш геройны үткәнгә — кайчандыр аның әбисе һәм бабасы яшәгән коммуналь фатирга алып китә. Көнкүреш авазлары, сөйләшүләр һәм бәйрәм мәшәкатьләре аша бер фатир һәм бер гаилә тарихы ачыла: шау-шулы, эчкерсез, үзенчә алар бик бәхетле. Тавышлар һәм предметлар үрелешендә тулы бер чор портреты туа — җылы, тере һәм бик шәхси. Бу үткәннең хәзергегә ничек тын гына шакылдавы, еллар узу белән юкка чыкмый торган җылылык турында искә төшерүе турындагы тарих.

Төркемдә катнашучылар саны: 2-8 кешегә кадәр

Бәясе: 1400 ₽ (бәясенә 150 гр авырлыктагы татлы бүләк керә)

Дәвамлылыгы: 60 мин

  • «Тыелган бәйрәм» яңа ел квесты, 12+

Фатир күбрәк сөйләп бирә

Коммуналка, яңа ел алды. Бәйрәм исе килә - тик нәрсәдер дөрес түгел, әмма бу очраклылыкмы? Төн уртасына кадәр барысын да тентергә, дәлилләр җыярга һәм монда чынлыкта ниләр булганын ачыкларга кирәк. Бер чеметем мистика белән детектив.

Төркемдә катнашучылар саны: 2-8 кешегә кадәр

Бәясе: 1000₽ (бәягә истәлекле бүләк керә)

Дәвамлылыгы: 60 мин

  • «Йомшак акварель» осталык дәресе, 6+

Төсле сарык йонын катламлап тезү ысулы белән сез шедевр булдырырсыз. Йомшак, җылы һәм уңайлы картина сезнең теләсә нинди фантазиягезне гәүдәләндерәчәк. Әзер эш пыялалы рамкага урнаштырыла.

Төркемдә катнашучылар саны: 3-20 кадәр кеше

Бәясе: 500 ₽

Дәвамлылыгы: 40 мин

Тулырак мәгълүмат һәм программага язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-80-68, +7 (843) 567-80-67

slide
slide