Иске Татар бистәсенә экскурсия

Җәяүле60 минут
6+
img_7606-1150x767

350 ₽

Экскурсиянең тасвирламасы

Иске Татар бистәсе – Казанның тарихи үзәге. Бистәнең урта гасырлардан бирле сакланып калган урамнары татар шәһәр мәдәниятенең төп үрнәге булып санала. Сез әлеге урамнардан җәяүләп йөргәндә Казан татарларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, татар милли һөнәрләре белән танышырсыз.

Биредә искитмәле агач йортлар, сәүдәгәрләр утарлары, борынгы Әл-Мәрҗани һәм Апанай мәчетләр күз явын алырлык, Кабан күленең матур панорамасы һәркемне таң калдыра. Иске Татар бистәсендә милли аш-су ризыкларын татып карага, татар күн аяк киеме һәм милли кием үрнәкләрен күрергә мөмкин.

Экскурсиягә түбәндәге телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин: +7 (843) 567 81-42