
Дәүләт бюджет оешмасы «Казан Кирмәне» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы 1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев карары нигезендә төзелгән музей комплексы.
Казан Кирмәне республикабызның йөзек кашы һәм төп истәлекле урыны булып тора.
Музей-тыюлык составына түбәндәге Музейлар керә: «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигать тарихы музее, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее, Пушечный двор музее, «Манеж» күргәзмәләр залы.
Музей-тыюлык коллекцияләрендә 10 меңнән артык экспонат һәм фәнни-ярдәмче предметлар бар. Экспонатларның күп өлеше Казан Кирмәне музейларының даими экспозицияләрендә һәм вакытлы күргәзмәләрендә тәкъдим ителә.
Казан Кирмәненең ишекләре һәр кон тәүлек дәвамында ачык.