
1. Кунаклар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегенә һәркөн түбәндәге урыннар аша керә ала:
2. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы администрациясе, килүчеләр агымына, ел вакытына һәм үткәрелә торган чараларга бәйле рәвештә, Казан Кремленә керү өчен билгеләнгән вакыт режимына үзгәрешләр кертергә хокуклы.
3. Казан Кремле җирлегендә һәм объектларында дәүләт чаралары үткәрелгәндә һәм/яки керү мөмкинлеге чикләнгән шартлар тудыруны таләп итә торган башка сәбәпләр булганда, Казан Кремле җирлеге яисә аның аерым бер өлеше, шулай ук аның җирлегендә урнашкан аерым биналар кунаклар һәм автотранспорт йөрү өчен ябылырга мөмкин.
Казан Кремле җирлегендә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы объектларында, күргәзмә һәм экспозицияләрдә экскурсияләрне «Казан Кремле» музей-тыюлыгы администрациясе, штатларында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында аттестация үткән, экскурсия үткәрергә сертификатлы экскурсоводлары булган туристик-эксурсион оешмалар үткәрә ала (туристик-экскурсион оешмаларның эшчәнлеге «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән килешү нигезендә башкарыла).
Хайванның хуҗасы, әгәр аның хайваны «Казан Кремле» музей-тыюлыгының, аның хезмәткәрләренең яки теләсә кайсы өченче затларның гомеренә, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян китерсә, гамәлдәге законнарда каралган тулы җаваплылыкны үз өстенә ала.
Казан Кремле биналарына (Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мәчетеннән тыш) физик мөмкинлеге чикле булган кунакларны озата баручы этләргә генә керү рөхсәт ителә.
Физик мөмкинлеге чикле булган кунакларны озата баручы этләр өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
• этнең махсус өйрәтелгән булуын раслый торган документ булу;
• эттә борынчык булуны тәэмин итү;
• таныклык билгеләре һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган озата баручы эт махсус шлейкасын куллану.