Архиерей йорты

dsc09063-1150x767

Бина Благовещение соборы комплексына керә.

Архиерей йорты 1829 елда Благовещение соборыннан көньяк-көнчыгышка таба, 1815 елда янган иске архиерей йорты урынында төзелә. Кирпечтән салынган ике катлы йорт югары православие руханилары резиденциясе вазыйфасын башкара.

Корылма турыпочмаклык формасында, вальма түбәле, диварлары шомартылган. Көнчыгыш яктан бинага өч ризалит тоташа, анда өй чиркәве урнашкан. Бинаның фасадлары соң классицизм стилендә башкарылган.

Совет чорында бинага өстәп өченче кат төзелә. Йортның беренче каты француз рустика алымы белән бизәлгән. Икенче катның тәрәзәләре тыйнак кәрнизләр белән камалган.

Хәзерге вакытта йорт яңартылган, алгы яктагы диварда аттик торгызылган. Хәзер бина административ вазыйфалар башкара.