
Кардәшлек корпусы үзара тоташтырылган һөҗрәләр, казначылык йорты һәм галерея биналары комплексыннан гыйбарәт. Корылма Казан Кремленең көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша.
1670 елда ике катлы бина төзелә. Анда түбәле кирпеч галерея белән берләштерелгән квадрат гөмбәзле һөҗрәләр була. Бинаның фасадлары кәрнизләр һәм декоратив билбаулар белән бизәлә, беренче һәм икенче катларында аркалы тәрәзәләр бар. Ул вакытта бина Спас-Преображенский монастыре монахларының тормышы өчен кулланыла.
XVIII гасырда бинаның көнбатыш ягында борынгы монастырь коймасының бер өлеше белән чикләнүче өч катлы казначылык йорты төзелә. Аркалы тәрәзәләр кашагалар, ә фасад декоратив билбаулар һәм кәрнизләр белән бизәлә. Бинаның түбәсе бакыр була, ул вакытта бакырны түбә ябу эшләре өчен киң кулланалар.
“Г” хәрефе формасындагы кардәшлек корпусы төньяк һәм көнбатыш якларыннан куәтле дүрт контрфорс белән ныгытыла.
Бина реставрацияләнә һәм хәзерге вакытта административ ихтыяҗлар өчен файдаланыла.