Могҗиза тудыручы изге Николай Ратный чиркәве

Rectangle 3963

Николай Ратный чиркәве XVI гасырның икенче яртысында Казан Кремленең көньяк-көнбатыш өлешендә төзелә. Бинаны Идел известьташыннан төзиләрр һәм Могҗиза тудыручы Николай хөрмәтенә атыйлар. Халыкта гыйбадәтханәне Никола Ратный исеме белән йөртелә. Чөнки мәхәлләнең төп өлешен Казан гарнизоны укчылары тәшкил итә.

Бинаның калын диварлары эре известьташ блоклардан тора, алар 2 рәт итеп җыела һәм эремә белән тутырыла. Кирпеч субайлар белән ныгытыла. Гыйбадәтханә зур булмаган ике катлы квадрат чиркәүдән гыйбарәт була, аның көнбатыш ягында озын аш бүлмәсе һәм көнчыгыш ягында ярымтүгәрәк алтарь чыгынты урнаша. Үзенең архитектура формалары буенча ул Новгородның классик бер башлы гыйбадәтханәсен бик нык хәтерләтә.

1815 елда Казандагы зур янгын аркасында Никола Ратный чиркәве нык зыян күрә, гөмбәзе өлешчә җимерелә. Әмма шул ук елда гыйбадәтханә губерна архитекторы А. Шмидт проекты буенча яңадан төзелә. Гөмбәзләр сүтелә, икенче кат кирпечтән корыла һәм тартма сыман түбә белән ябыла. Төньяктан гыйбадәтханәнең аш бүлмәсенә игумен йорты өстәп салына.

1820 елда гыйбадәтханә янында Изге Иоанн Лествичник исеменә багышлап аерым урын ясала. Шулай итеп, бинаның биеклеге арта һәм киңәя.

Совет чорында дүрт яклы түбәне тәмамлаган гөмбәз югала.

1990 елларда архитектор Г. Гаязов проекты буенча реставрация эшләре бара. Аш бүлмәсе астындагы гөмбәзле бер баганалы һәм гыйбадәтханә астындагы тартма сыман гөмбәзле XVI гасыр ак таштан эшләнгән өй асты урынын саклап кала алалар. Чиркәүнең көнбатыш бинасы Көньяк-көнбатыш һәм Преображенский манаралары арасындагы киртәнең сугыш юлына таяна.

Хәзерге вакытта Никола Ратный чиркәве мөһим архитектура һәйкәле, Казандагы иң борынгы корылмаларның берсе булып тора. Чиркәү гамәлдә түгел.