Консистория

dsc09066-1150x767

Консистория Благовещение соборы комплексы составына керә. Ул православие чиркәве эшләре белән шөгыльләнүче дәүләт органы.

Консистория бинасы XVIII гасырда элеккеге архиерийның XVI гасырга караган ат абзары урынында төзелщ. Бинаның көньяк-көнчыгыш канаты Консистория манарасына тоташа, ә бинаның көнчыгыш ягы ак ташлы ныгытма дивары нигезендә тора. Вакыт узу белән ике катлы кирпеч бина төрле вакытта өстәп төзелгән берничә корпустан гыйбарәт була. Консистория төньяктан дәүләт урыннары комплексын тәмамлый.

Консисториянең төп корпусы Шейнкман юлы буенда урнашкан, эчке ишегалдына арка аша кереп була. 1815 елда чыккан янгыннан соң, консистория бинасы реставрацияләнә. Бинаның диварлары шомартыла, тәрәзәләр рус бизәге ститендә башкарылган йөзлекләр белән бизәкләнә.

XIX гасырда биредә диния идарәсе урнаша. Совет чорында Консистория бинасында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшли.

Хәзерге вакытта бина административ ихтыяҗлар өчен кулланыла.