Манеж

dsc09298-1150x767 (1)

Манеж бинасы 1880 елларда Санкт-Петербургта башкарылган проект буенча төзелә һәм Казан хәрби училищесы өйрәнүләрен үткәрү, юнкерларны стройга әзерләү өчен кулланыла. Көнчыгыштан көнбатышка сузылган әлеге корылманы төзегәндә Спас-Преображенский монастыре диварының нигезе файдаланыла. Бинаның ике ягында куышларда, симметрияле рәвештә, җылыту мичләре урнаша.

Манеж 1000 кв. м мәйданны били, 18×56 м үлчәмле эчке бүлмә зур аралы агач конструкцияләр белән капланган. Бинаның фасады француз русты белән эшләнгән (киң горизонталь юллар). Пилястралар (колоннаны хәтерләткән вертикаль чыгынтылар) руст кисемтәсе эчендә өстәмә рәвештә ясалма көрәк сыман (вертикаль яссы һәм тар) чыгынтылар белән бизәлгән. Бинаның аркалы тәрәзәләре гади рамлы, тәрәзә төбе кәрнизле, пирамидалы филенкалы (декоратив турыпочмаклы тирәнлекләр).

Порталга керү чуен баганаларга урнаштырылган тимердән эшләнгән төз лапас белән капланган. Декоратив фронтон дивар баганасына таяна һәм аттикка (декоратив дивар) күчә. Вальма түбәсе (өчпочмак формасындагы дүрт кыеклы түбә) кирпеч баганаларга таянган тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Ян фасадларның диварлары шома, руст пилястраларда гына бар.

Манеж бинасы 2003-2006 елларда реставрацияләнә. Хәзерге вакытта биредә күргәзмәләр залы урнашкан, анда күргәзмәләр һәм мәдәни-мәгариф чаралар уза.