
| 8:00-20:00 | Һәр көн |
| 11:30-13:30 | Һәр җомга мәчет җомга намазына ябыла |
Мәчеттә булганда яулык кияргә (хатын-кыз өчен), тәннең ачык өлешләрен (иңбашларын, тезләрне) ябарга, телефонны тавышсыз режимга күчерергә кирәк. Гыйбадәт кылучыларны, укучыларны, дини чаралар үткәрү өчен җаваплы затларны фотога төшерү тыела. Дини чаралар үткәргәндә туристларга керү чикләнергә мөмкин.
Кол Шәриф мәчете 1996 елдан 2005 елга кадәр «Татинвестгражданпроект» фирмасы архитекторлары А.В. Головин, А.И. Исхаков, И.Ф. Сәйфуллин, А.Х. Саттаров, М.В. Сафронов, С.П. Шәкүров җитәкчелегендә төзелә.
Мәчетнең бинасы бер-берсенә 45 градус ясап урнашкан квадрат хасыйл иткән 8 почмаклыктан гыйбарәт. Диварлары кисешә торган 8 уксыман арка рәвешендә эшләнгән, алар мәрмәрдән уеп ясалган аятьләр (Коръәннең структур берәмлеге, шигырь) һәм орнамент толымнар белән кысалап алынган.
Диварлар композициясенә витражлы (төсле пыяладан) уксыман биек тәрәзәләр (ярымтүгәрәк арка рәвешендә) куелган. Мәчетнең түбәсе сигез улаклы, ә аның үзәгендә 36 метр биеклектәге һәм 17 метр диаметрлы гөмбәз. Гөмбәздә лалә чәчәге формасындагы тәрәзәләр уелган.
Мәчеткә дүрт төп манара (намазга чакыру манарасы) мәһабәтлелек биреп тора. Алар төп бинаның почмакларында урнашкан. Төп манараларның биеклеге 55 метр. Шулай ук бинаның төп керү почмакларында 2 кече манарасы һәм 2 ярымманарасы бар, алар архитектура декоратив элементы вазыйфасын үти һәм керү юлын билгеләп тора. Һәр манараның башында-ярым ай.
Мәчет бинасы ак мәрмәр белән тышланган, гөмбәз һәм манара түбәләре фирүзә төсендә. Төп бинаның фасады гарәпчә бронза металл язулар белән белән бизәлгән.
Кол Шәриф мәчете 5 ярустан тора. Аларда цоколь һәм техник, берничә ярдәмче һәм техник мәйданчык бар. Бинаның цоколендә Ислам мәдәнияте музее, гардероблар, юыну бүлмәләре, беренче яруста ир – атлар өчен намаз залы, имам кабинеты, икенче яруста туристлар өчен балкон рәвешендәге күзәтү мәйданчыклары һәм хатын-кызлар өчен намаз зонасы урнашкан.
Бинаны бизәүдә уникаль бизәү алымнары кулланылган: XVI гасыр технологиясе буенча эшләнгән керамик панно һәм рәсемнәр, уеп ясалган ганч, рим мозаикасы, агач һәм ташка кулдан уеп ясау, пешерү технологиясе буенча классик витражлар һәм төсле пыялалар, алтын белән бизәү һәм алтын тегү, фасадны мәрмәр һәм гранит белән тышлау. Ир-атлар һәм хатын-кызлар залының паркет идәннәре фарсы келәмнәре белән түшәлгән. Интерьерны бизәүдә табигый таш материаллар – гранит, төрле төстәге мәрмәр, мәрмәр оникс, елан сыман таш кулланыла. Мәчет төзегәндә кулланылган мәрмәр Уралдан китерелгән, эчке бизәлеше – келәмнәр - Иран хөкүмәте бүләге, диаметры биш метр булган һәм авырлыгы ике тоннага якын булган төсле бәллүр люстра Чехиядә эшләнгән.