
Турыпочмаклы манара XVI гасырда Псков осталары тарафыннан хан ныгытмасының Темен манарасы урынында төзелә һәм Казан Кремле җирлегенә көнбатыштан керү урыны булып тора. Баштарак манара Сергиев исемен йөртә, чөнки аның янында Троицко-Сергиев монастыре була. Соңрак ул ныгытма җирлегендә урнашкан Спас-Преображенский монастыре хөрмәтенә Преображенская манарасы дип үзгәртелә.
Бина баштарак кисеп ясалган пирамида формасында була, ул ак таштан эшләнелә, агач чатыр түбәсе, күзәтү манарасы һәм бойницалары була. Соңрак бойницаларны алалар, диварларын штукатурлыйлыр, нәтиҗәдә манара вакытлыча үзенең сугышта саклану вазыйфаларын югалта.
1970 елларда манара реставрацияләнә һәм яңадан фортификация корылмасы рәвешенә керә. Агач чатыр түбәсе, ә иң өстә Зилант сурәте төшерелгән металл байрак белән тәмамланган каравыл бүлмәсе торгызыла.
Манараның агач капкасы тимер белән тышланган һәм беренче ярусы куәтле контрфорслар белән ныгытылган. Тышкы яктан алар өстендә икона урнаштыру өчен куыш урнашкан. Икенче ярус беренчесеннән таштан эшләнгән ярымтүгәрәк кыса белән аерылган; биредә ике аркалы уем бар, алар ныгытма диварлары (прясел) буйлап сугыш хәрәкәтләре бара торган юлга алып бара.
Манараның икенче ярусы өстендә төзекләндерелгән каравыл бүлмәсе хәзер күзәтү мәйданчыгы буларак кулланыла, аннан Казан Кремле тирәлегенә панорама күренеше ачыла.