
Көньяк корпус Туп сарае комплексы составына керә.
Корпус XVII гасырның беренче яртысында төзелә. Ул голландия технологиясе буенча кою эшендә кирәкле һава үткәргечләр системасы сакланган җитештерү биналары була.
Ике катлы бина көнбатыш ягыннан Кремль диварына тоташа, ә бинаның көнчыгыш манарасы җимерелгән бинаның кирпеч өеме белән тәмамлана. Бу Туп сараеның электән үк “П” хәрефе рәвешендә булуын раслап тора.
Бина юынган тактадан эшләнгән улаклы түбә белән капланган (түбәнең аскы сөзәк өлеше, яңгыр суларын дивардан читкә алып китә). Түбә өстенә биек кирпеч торбалар чыга. Аларның өске өлеше калынайтып эшләнгән, ә өсләре очлы башлы калпаклар белән капланган. Калпаклар өстендә металл флаг рәвешендәге флюгерлар.
Фасадлары көрәксыман чыгымтыклар, кәрниз асты билбаусыман бордюр белән бизәлгән. Уксыман аркалы тәрәзәләр фасция (горизонталь чыгынты) һәм турыпочмаклы кашага - кирпеч валик белән кысалап алынган. Ишек уемнары өстендә ярымтүгәрәк кирпеч чыгынты, ишекләр тимер белән богауланган. Төньяк диварга эчке яктан һәм тышкы яктан агач галереялар тоташа. Тышкы галерея сөзәк кыек түбәнең дәвамы белән капланган.
Көньяк корпус 1998-2005 елларда төзекләндерелә һәм бинаның XVII гасырдагы торышын кабатлый.