Гауптвахта бинасы

dsc08972-1150x767

Гауптвахта - Казан Кремлен саклаучы каравылчылар урнашкан урын. Соңрак монда кулга алынган хәрбиләрне тоталар.

Гауптвахта бинасы XIX гасыр уртасында Казан Кремленең көньяк-көнчыгыш өлешендә төзелә. “Г” хәрефе рәвешендәге бина өч каттан, декоратив детальләрсез шома штукатурланган кырыс фасадлардан, гади кәрнизле турыпочмаклы формадагы тәрәзәләрдән, биек булмаган кыек түбәдән гыйбарәт.

Көньяк корылма Спас һәм Көньяк-көнчыгыш манаралары арасындагы Кремль диварына тоташа, ә көнчыгыштан Көньяк-Көнчыгыш һәм Консистор манаралары арасындагы киртә торыгыннан бераз чигенә.

1918 елның августында манара акгвардиячеләр тарафыннан төрмә буларак файдаланыла. Мондагы төрмәдә Я.С. Шейнкман, М. Вахитов, С.Н. Гассар, М.И. Межлаук һ.б. утыра. Соңыннан алар Кремль дивары янында атып үтерелә.

Бинада 1998 һәм 2003 елларда төзекләндерү һәм реставрация эшләре башкарыла.

Хәзерге вакытта Гауптвахта бинасында полиция батальоны урнаша.